Тәрбия сәгате конспекты 'Әдәп төбе-матур гадәт'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Әдәп төбе- матур гадәт".

Кеше холкын күзәт,

Үзеңнекен үзгәрт.

(мәкаль).


Максат:Укучыларда күркәм сыйфатлар,әти-әниләргә ,якыннарына карата мәрхәмәтлелек,игътибарлык;барлык җан ияләренә шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.


Барышы:

Исәнмесез,хөрмәтле укучылар! Без бүген сезнең белән "Әдәпленең күлмәге сәдәпле,үзе матур гадәтле" дигән темага телдән журнал чыгарабыз.Аның эпиграфы итеп :

"Кеше холкын күзәт,

Үзеңнекен төзәт", -дигән халык мәкален алабыз.

Халкыбызда борын-борыннан туган ил,туган җир,туган телгә мәхәббәт;якыннарга,кардәш- ыруга хөрмәт hәм кайгыртучан мөнәсәбәтләр яшәп килгән.Алар борынгы бабаларыбыз тарафыннын югары бәяләнгән.Без бу гүзәл сыйфатлар ны,гомумиләштереп "әхлак" дибез.

-Әхлак сүзен сез ничек аңлыйсыз?(укучыларның җавабы тыңлана)

"Илен белмәгән-игелексез,халкын белмәгән -холыксыз,нәселен белмәгән- нәселсез"-дигән тәкъбирләр әхлаклы булырга өнди.

Татарларда гарәп теленнән кергән "фарыз"дигән сүз йөри.Ул "бурыч"(долг), "үтәлергә тиеш эш" дигән мшгънәне белдерә.Ата-ананыөлкәннәрне олылау;икмәкне кадерләү;туганнарыңны хөрмәт итүмәрхәмәтле hәм киң күңелле булу,кече күңелле hәм кешелекле,ярдәмчел булу- болар hәммәсе дә фарыз гамәлләр.

Журналның битләрен ача барып,күркәм гадәтләргә ия булу.үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз.Журналыбызның 1нче битен ачыйк.Көндәлек тормышта кешеләр белән очрашканда, без hәрвакыт бер сүзне еш кабатлыйбыз.

-Ул нинди сүз?(Исәнмесез)

-Телдән журналның бу битен дә "Исәнмесез" дип атадык.Дәресне елмаеп исәнләшудән башлыйбыз.Көршеләр hәм башкалар белән дә елмаеп исәнләшәбез.Халкыбызның hәр урында таныш hәр кеше белән исәнләшә hәм хәерле иртә тели торган матур гадәте бар.

Борынгы Кытай hәм Мисырда "Сез бүген тамак ялгадыгызмы?" яки "Сезнең мал-туарларыгыз тазамы?" дип исәнләшкәннәр.Кешенең күркәм булуы әнә шул "Исәнмесез!"сүзеннән башлана да инде. "Мин сине күрәм, кеше.Сиңа исәнлек ,тынычлык ,шатлык, бәхет телим " дигән сүз.

Исәнләшүнеә дә үз кагыйдәсе бар.Кайбер очракларда игътибарсызлык нәтиҗәсендә,билгеле,бу кагыйдәләрнең үтәлмәве дә мөмкин.Әйдәгез әле шуларны күзәтик.(укучыларның җавабы )

Исәнләшү, сүз башлап җибәрү өчен ачкыч та булып тора.Кешенеҗ эчке культурасын беләсең килсә, аның белән гәп кор,диләр.

Сөйләшә ,әңгәмәдәш була белү дә кирәк безгә.

Борынгылар: "Яхшы сүз-җан азыгы",- Дип юкка гына әйтмәгәннәр.Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз?(укучылар җавабы)

Сүз кешене сәендерә дә ,көендерә дә,дәәртләндерә hәм оялта да белә.Сөйләшү әдәбе дә бар.Әдәпсез сөйләшкән кешеләрне очратып буламы?Нинди мисаллар китерә аласыз?(Читтә булсагыз. Я кешеләр күп җирдә, сөйләшкән чакта бармак белән төртеп күрсәтмиләр h.б.)


Журналыбызның "Шифалы сүзләр" дигән битен ачабыз.

Белдекле, укымышлы булып күренергә теләп, сөйләмгә чит сүзләр ,тәрле кушаматлар кртү, "мин" сүзен еш кабатлау, кылану әңгәмәдәшеңнең ачуын гына китерегә мөмкин.Матур итеп сөйләшү өчен матур сүзләр дә белергә кирәк.Әдәбиятны,шигырьләрне күп укыган кеше матур итеп сөйләшә.Сөйләшкәндә "шифалы"сүзләрне дә кулланырга онытмагыз.

Уен:Тактада "Шифалы" сүзләр, аларны нинди очракларда кулланалар?

Рәхим итегез

Гафу итегез

Исәнмесез

Сау булыгыз

Хушыгыз

Юлларыгыз уң булсын

Хәерле иртә

Хәерле көн

Хәерле кич

Мөмкинме

Рәхмәт

Зинhар

Ходай ярдәм бирсен


Әниләрегезгә,әбиләрегезгә,якыннарыгызга нинди сүзләр әйтеп була?(җаваплар тыңлана).


Журналыбызның чираттагы битен ачыйк.

"Игелеклелек,шәфкатьлелек".

Кош очар өчен,кеше бәхет өчен яратылган.Безнең hәркайсыбызның бәхетле буласы килә.

-Нәрсә ул бәхет?

-Сез кайчан үзегезне бәхетле итеп тоясыз?(җаваплар тыңлана).

Әйе , бәхетне hәркем үзенчә аңлый.Тамагы тук, өс-башы бөтен булса да, кеше үзен бәхетле итеп сизә.Куанычлы эшләребез -бәхет.Ә бәхетнең дә иң-иң олысы була икән.Ул- әти-әниле,аларга игътибарлы hәм мәтхәмәтле булу.

Тормышны безгә әниләр биргән.Алар балаларын игелекле hәм тәүфыйклы, зур кеше дип өметләнәләр.

-Игелекле,мәрхәмәтле,тәүфыйклы дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз?(сүзлек буенча эш).

-Ә сез әти-әниләрегезгә якыннарыгызга,әби-бабайларыгызга,ятимнәргә игътибарлы була беләсезме?(җаваплар)

Шәфкатҗле булу - барлык күркәм гадәтләрнең башы.әдәплелекнең нигезе дип әйтсәм минем белән килешерсез, дип уйлыйм.Бары тик шәфкатьле кеше генә күркәм гадәтләргә ия , бәхетле , тәүфыйклы .мәрхәмәтле,игътибарлы.кешелекле була ала.Шәфкатьлелек төшенчәсен бик киң аңларга кирәктер.Кешеләр,хайваннар,үсемлекләр турында кайгыртучан,аларга шәфкатьле булырга кирәк.

Димәк кешенең матурлыгы аның эшендә,олыны олы.кечене кече итеп яши белүендә.

Шулай итеп ,без журналыбызның соңгы битен яптык.hәрберегез әдәпле булсын.Әдәпле булсагыз,матур гадәтләргә ия булырсыз.





если материал вам не подходит, воспользуйтесь поиском
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал